Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Lisan.Tatar» проекты иске татар теле буенча онлайн-дәресләрне бушлай алу мөмкинлеге бирә
Рамазан аенда теләге булган һәркем «Lisan.Tatar» сайтында теркәлә һәм иске татар телен бушлай өйрәнә ала. Проект авторлары дәресләрнең видеоязмаларына һәм уку материалларына керү мөмкинлеге бирәчәк.
Дәресләр студентларга, мәктәп укучыларына татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнашучыларга, укытучыларга, имамнарга, тәрҗемәчеләргә, тарих белән кызыксынучыларга, архивларда чыганаклар белән эшләүчеләргә, шулай ук исламны өйрәнүчеләргә файдалы булачак. Теркәлү өчен электрон почта адресын кертергә кирәк, аннары логин һәм пароль җибәреләчәк.
«Lisan.Tatar» авторы – Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының дүртенче курс студенты Азат Якупов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз