news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лирия Кусайманова: «Хәләл» стандартына бөтен дөньяда ышаналар

«Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда 2 миллиардка якын кеше хәләл азык-төлеккә өстенлек бирә.

Лирия Кусайманова: «Хәләл» стандартына бөтен дөньяда ышаналар
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүгенге көндә «Хәләл» сыйфат билгесенә мөселманнар гына түгел, ә сыйфатның нәрсә икәнен белүчеләр дә ышана, дигән фикерен әйтте «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова.

«Хәләл продукциядә махсус билге булырга тиеш. Мисал өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тамгасы. Бу бик җитди билге. Бүгенге көндә „Хәләл“ стандартына бөтен дөньяда ышаналар. Бу мөселманнар гына түгел, ә сыйфатның нәрсә икәнен аңлаучылар да», — диде ул «Цифрлаштыру заманында Ислам» дип аталган түгәрәк өстәлдә.

Аның сүзләренчә, дөньяда 2 миллиардка якын кеше кибеттән хәләл продукция сатып ала.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Татарстан кибетләрендә сатылучы хәләл продукцияләрнең цифрлы паспорты булачак. Цифрлы маркировка товарның сыйфатын һәм ислам традицияләренә туры килүен гарантияләп кенә калмый, ә продуктның фермадан алып кибет киштәсенә кадәр үткән юлын күрсәтә.

Азык-төлекнең хәләл булу-булмавын белер өчен товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерергә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керергә кирәк.

 


Галерея: «Цифрлаштыру заманында Ислам» түгәрәк өстәленнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100