news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Липецк мөселманнары махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрде

Липецк мөселманнары Рамазан ае башында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең чираттагы партиясен җибәрде.

Гуманитар ярдәм составына түбәндәгеләр керә: маскировка челтәрләре, электр товарлары, хәләл продуктлар һәм төбәкнең мөселман җәмәгатьчелеге җыйган дини әдәбият. Сугышчыларга бүләкләр исәбенә шулай ук «Мөселманнар – Бөек Ватан сугышы геройлары» календаре, «Батырлык гасырларда калачак» китабы һәм «Мәдинә» басмалары салынды.

19 февральдә Липецк мәчете имам-мөхтәсибе Гусен Корбанов билгеләп үткәнчә, «Рамазан аенда хәйрия акцияләре гадәттәгечә көчәя. Без сугышчыларыбыз өчен, аларның сәламәтлеге, җиңүләре өчен дога кылабыз һәм аларга үз хезмәтләрен башкарырга ярдәм итәргә тырышабыз».

news_right_1
news_right_2
news_bot