Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лингвист-полиглот Вячеслав Чернев Польшада Мостай Кәрим иҗаты буенча диссертация яклады
Варшава университетында (Польша) Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе якланды. Күренекле язучының биш повесте материал итеп алынган. Тикшеренү авторы – күрми торган полиглот Вячеслав Чернев. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Ул Башкортстан педагогика университетының башкорт филологиясе факультетын тәмамлаган, Варшава университеты докторанты, БСТта үз методикасы буенча «Учу башкирский язык» программасын алып барган. Рус һәм башкорт телләреннән тыш, казах, татар, инглиз, француз, поляк, гарәп һәм башка телләрне камил белә.
«Ни өчен Мостай Кәрим? Беренчедән, жанры туры килә. Төрки халыклар әдәбиятында автобиографик повесть бик сирәк була. Моңа үз сәбәпләре бар, бу башкорт әдәбияты тарихы белән бәйле, башкорт гына түгел, ә күп кенә төрки халыклар», - диде ул.
«Шулай итеп, бу диссертацияне яклап, мин үземнең күптәнге вәгъдәмне үтәдем. Уфага укырга күчкәндә, минем алдымда башкорт телен, Башкортстанның үзендә, Россиядә генә түгел, дөнья дәрәҗәсенә җиткерү бурычы торды. Минемчә, хәзер бу басма һәм диссертация яклау белән теләгәнемә күпмедер дәрәҗәдә ирештем», - дип сөйләде Вячеслав Чернев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз