news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Линар Закиров: Татар журналистына мескенлек хас

Линар Закиров: Татар журналистына мескенлек хас
Линар Закировның шәхси архивы

2011-2021 елларда журналист булып эшләгән Линар Закиров фикеренчә, татар журналистына мескенлек хас.

«Матбугат очрашуларында арткы рәтләргә кереп утыралар, сорау бирергә куркалар. Фикер тирәнлеге дә җитеп бетми. Тема тарлылыгы. Һаман да шул мәдәният, сәнгать, авыл хуҗалыгы тирәсендә бөтерелү. Без «Шәһри Казан»да сәнәгать, төзелеш, автомобиль хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык темаларына менә дигән аналитик материаллар эшләп, үзебезнең белгечләр базасын булдырган идек», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Линар Закиров татар журналистына «татар теле белән мин кая барыйм» дигән курку хас булуын да әйтте. «Соңгы елларда хатын-кыз иҗатчылар үзләрен менә дигән сатучы, эшмәкәр итеп танытты. Теләк булганда, ничә яшьтә булуыңа карамастан, башка һөнәрне үзләштерергә, күңел теләгән эшне сайларга була», - дип исәпли ул.

«Үҗәтлек – журналистка аеруча кирәк сыйфат. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән кер, тәрәзәдән кертмәсәләр, морҗадан төш, дип өйрәтәләр иде безне. Билгеле, законны бозмый гына», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100