news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Линар Закиров: Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау бүген дә бар

Линар Закиров: Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау бүген дә бар
Линар Закировның шәхси архивы

2011-2021 елларда татар журналисты булып эшләгән Линар Закиров фикеренчә, татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм бүген дә бар.

«Федераль матбугатта эшләүчеләрнең сүзе әйбәтрәк үтә, аларга күбрәк колак салалар. Төбәк матбугатының мөмкинлеге чикле. Районныкын әйткән дә юк, әмма аларның беренчел вазифасы – мәгълүмат бирү. Татарстанны алсак, рус телле матбугат чараларында басылган язмаларга игътибар күбрәк. Татар телле матбугатка «икенче сорт» дип карау булган һәм, ни кызганыч, бүген дә бар», - диде ул «Татар журналисты» сәхифәсендә «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Ул журналистның эшен гаять катлаулы дип саный. «Башкалар ял иткәндә дә эшкә чыгарга туры килә. Шушы шартларга риза булсаң, эшлисең, ошамаса – башканы сайлыйсың. «Йолдыз» булып «балкыган», әмма соңыннан юкка чыккан журналистлар бихисап. Юкса алар креатив, зирәк, талантлары да ташып тора. Барысын бергә җыеп, менә дигән милли мәгълүмат чарасы оештырып булыр иде дә бит! Потенциал бик зур, әмма аны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар юк. Эшенә күрә – әҗере», - диде ул.

«Журналистның каләм көченә, йогынтысына килсәк, ул адвокат та, хөкемдар да түгел. Әйткәнемчә, төп максаты – игътибар юнәлтү, туры юлны күрсәтеп җибәрү, фикер формалаштыру. Бүгенге журналистлар фикернең дә кирәклесен формалаштыра. Альтернатив фикергә урын калмады. Шул ук вакытта мин рәсми мәгълүматка ышанам. Бүген һәркем мәгълүмат тарата ала», - диде Линар Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100