Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Линар Якупов: Түләп бетерә алмаган очракта да, ислам ипотекасы халыкны тораксыз калдырмый
Түләп бетерә алмаган очракта да, ислам банкы ипотекасы халыкны тораксыз калдырмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде һәм ислам ипотекасының гадәти ипотекадан аермасын аңлатты.
«Ипотеканы түләгәндә, ул ике компоненттан тора. Берсе – әҗәтнең «гәүдәсе», «тело кредита» диләр, икенчесе – шул кредитка процентлар. Көнбатыш банклары шулай эшләнелгән: башта ай саен түләп бара торган акчаның күпчелеге процент каплауга китә. Мәсәлән, 5 млн сумлык ипотеканы ай саен 50 мең сум түлисең, ди. Беренче елларны аның 90 процент өлеше процент түләүгә китә. 5-10 проценты гына – кредитның «гәүдәсенә», – дип искәртте Линар Якупов.
Белгеч сөйләгәнчә, әйтик, бер елдан ниндидер сәбәп аркасында түли алмый башлыйсың икән, синнән бу фатирны алалар, чөнки син процентны гына түләгәнсең. Акчасыз да, фатирсыз да каласың. Ә ислам банклары бүтәнчә эшләгәнен әйтте. «Мәсәлән, кредитың 4 млн сум икән, бу – ипотека суммасы, 1 млн сумы – өстәлгән өлеше. Банк бит инде ул 4 млн сумга алган да 5 млн сумга саткан булып санала, ягъни 1 млн сумы аның кереме булып тора. Ай саен түләгәндә, син шушы банкның отыш суммасын да, кредитның «гәүдәсен» дә өлешләр белән түләп барасың», – диде.
Линар Якупов сүзләренчә, әйтик, ай саен 50 мең сумның 40 мең сумы – ипотека суммасы, 10 меңе – процентын түлисең.
«Мәсәлән, 100 квадрат метрлы фатир 5 млн сум тора, ди, 1 квадраты 50 мең сум булып чыга. 50 мең түлисең икән – 1 квадратны үзеңә язып куйдың, икенче айда тагын 50 мең сум түлисең – 2 квадрат булды. Әйтик, ниндидер авырлык килә, 30 айдан түли алмый башлыйсың, ләкин ислам банкы алдында 30 квадрат метрны үзеңә сатып алган шикелле була. Менә бу – партнерлык була инде, «убывающая мушарака» дип атала», – диде фонд президенты.
Ул, бу очракта, Ислам банкы 100 квадрат метрлы фатирны кешедән алып, 30 квадрат метрлы фатир бирүен әйтте. «Күпме түләгәнсең, шуның кадәр квадрат метрга лаеклы, дигән сүз. Димәк, син фатирсыз калмыйсың, кечкенә булса да үз милкең була. Гади итеп аңлатканда, шундый формат. Кешегә, Көнбатыш банкларына караганда, уңайлырак бу», – дип саный Линар Якупов.
Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз