news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Линар Якупов: Ислам финансларын куллану вакыты килеп җитте, ә эшләргә кеше юк

Ислам финанслары өлкәсендә эшләргә әзер булган гыйлемле белгечләргә ихтыяҗ зур. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде.

"Яңа ачыла торган оешмаларның иң зур борчуы – анда эшләргә белемле кешеләр булмавы. Мин үзем 20 елдан артык гел әйтеп килдем: кадрлар әзерләргә кирәк, чит илләргә җибәрергә, безгә китертергә, бездә укытырга кирәк, дидем. Хәзер вакыты килеп җитте, ә эшләргә кеше юк. Вакытында әзер булмаганлыкны күрсәтә инде бу. Закон булсын дип чабып йөрдек, ә кадрларны әзерләргә җитешмәгән булып чыктык", - ди Линар Якупов.

Аның сүзләренчә, булган кешеләрнең саны җитми, шуңа күрә финанс оешмалары да еш мөрәҗәгать итә. "Миннән дә сорыйлар: кешең юкмы, шушы юнәлештә эшләмәкче идек, кеше таба алмыйбыз, команда җыеп бир әле, диләр. Кадрлар безгә бик кирәк. Аларны әзерләмәсәк, оешмалар да эшли алмаячак", - дип борчуын җиткерде фонд президенты.

Якупов фикеренчә, РИУ, Ислам академиясе, мәдрәсәләр дә ислам финанслары буенча курслар кертә алыр иде.

"Азмы-күпме тәҗрибә җыю өчен, чит ил оешмаларына җибәрү мөһим. Хөкүмәттән, дини оешмалар, эшмәкәрләр тарафыннан да күмәк гамәлләр булмаса, алга китә алмаячакбыз. Бөтен кеше, җигелеп, шушы юнәлештә эшләмәсәк, эксперимент уңышлы булмаячак. Экспериментны лаеклы үтә алмыйбыз икән, үзебезне генә гаепләргә кала, ярык тагарак алдында калырга мөмкинбез", - дип белдерде Линар Якупов.

  • Билгеле булганча, Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, кабул ителгән федераль закон нигезендә, ислам продуктлары базарын үстереп караячак. Экспериментка 2 ел вакыт бирелә: 2023 елның 1 сентябреннән 2025 елның 1 сентябренә кадәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100