Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Линар Якупов: Әгәр кеше ислам банкына акча китерсә, аның продуктлары арзан булачак
Ислам банкы продуктлары кыйбат йөрүе финанс оешмаларында акча булмавына бәйле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде.
«Бүген иң зур мәсьәлә шул: халык арасында ислам банклары турында мәгълүмат, белем, кызганыч, бик сай. Мөселман булганнары да, булмаганы да ислам финанслары ничек эшләгәнен белми. Банкка барып, процентсыз займ алу гына түгел бит ул», – диде Линар Якупов.
Аның сүзләренчә, банкка барып, акчаны процентсыз алу кайчан мөмкин була дип сораучылар күп. «Банкта акча булсын өчен, башта анда акчаны китереп салырга кирәк. Банкка акча алып килү ягын беркем дә аңлатмый. Шуңа күрә бүген 100 ислам финанс оешмасы ясасак та, эшләре алга китмәячәк, чөнки иң беренче ният, бурыч – банкларның халыкта булган акчаларын эшкә җигү, дөрес шартлар белән акчаны китерү һәм җыелган акчаны бизнеска яки хәләл займнар итеп бирү», – дип аңлатты белгеч.
Линар Якупов әйтүенчә, ислам банклары партнер буларак бара, шуңа күрә клиент белән мөнәсәбәте – акчаны алучысы, бирүчесе белән дә – партнер дәрәҗәсендә. Акчаны китергән һәм алган кеше дә ислам финанс оешмасы белән керемне дә, чыгымны да бүләргә тиешләр, ди ул.
«Банктан акча алу гына түгел, банкка башта ул акчаны хәләл итеп салу да мөһим, чөнки бүген шундый дилемма барлыкка килә: кеше, процентсыз акча алам, дип килә, ләкин процентсыз акчасын саласы килми. Кемнең артыграк акчасы бар, ул, керем алам дип, банкка партнер буларак акчасын китерә, ә кемнең акчасы җитеп бетми, ул шушы банкка килә, шулай ук партнер буларак, «акча биреп торыгыз, шундый бизнесым бар иде, шуны алырга телим» ди, аннары керем акчасыннан берникадәр өлеш чыгарып эшләргә тиеш була», – дип ачыклык кертте Линар Якупов.
Белгеч әйтүенчә, акчаны бирү генә ислам финанс оешмаларына кыйбатка чыга. «Әгәр дә күп акча китерсәләр, продуктлары да арзанрак булачак. Аннары банкта «икеләтә салым салу» дигән әйбер дә бар иде, кыйбатлык шуңа да бәйле, хәзер ул мәсьәләләр күбесе чишелеп тә килә инде. Безнең хәзер төп максат шул: халыкны өйрәтергә кирәк. Минем күзәтүем буенча, халык аңламый, алар «банкларга акча һавадан яварга тиеш» дип уйлый. Юк, һавадан төшми ул», – дип искәртте Линар Якупов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз