Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лина Арифуллина: "Turkvizуon" конкурсында татар мәдәнияте белән бәйле элементлар күп булачак"
Чараны барлыгы 300 миллион кеше тамаша кылыр дип көтелә
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). II Халыкара "Turkvizуon-2014" («Төрквидение») төрек дөньясының телевизион җыр конкурсы вакытында татар мәдәнияте белән бәйле элементлар күп булачак. Алда көтелгән зур күләмле телевизион конкурсның кайбер серләрен "Татар-информ" агентлыгында узган «Пятница, с 13-го» видеопрограммасы вакытында аның продюсеры Лина Арифуллина ачты.
"Төрквидение"не күләме һәм тамашачылар саны буенча "Евровидение" белән чагыштырырга мөмкин. Бездә дә музыка конкурсы форматы, әмма бездә мәдәният белән бәйле детальләр һәм үзенчәлекләр бар. ТӨРКСОЙ Казанны төрек дөньясының башкаласы итеп сайлаганга, тамашада татар музыкасы мәдәнияте белән бәйле элементлар, нечкәлекләр шактый булачак", - дип билгеләп үтте Лина Арифуллина.
"Төрквидение" конкурсы продюсеры сүзләренчә, конкурста катнашучылар барысы да җырларын "тере" тавышка башкарачак. Моннан тыш, билетлар алып фестивальне карарга килүчеләр алдагы номерга әзерлекнең нинди тизлектә барганын күрү мөмкинлеге булачак. "40 секунд эчендә менеджерлар бөтен картинаны алмаштырачак. Тамашачылар үзләрен зур кино төшерү мәйданчыгында кебек тоя ала. Болар барысы да әсир итә һәм тамашаны тагын да кызыклырак ясый", - диде Л.Арифуллина.
Искәртеп узабыз: 19-21 ноябрьдә Казанның «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда II Халыкара "Turkvizyon-2014" телевизион җыр конкурсының ярымфиналы һәм финалы була. Бәясе 200дән алып 800 сумга кадәр тәшкил иткән билетлар әле сатуда бар.
Конкурсның ярымфиналы һәм финалы ТМВ TV (Төркия) сигналып алу юлы белән 24 илдәге 40 телеканалда трансляцияләнәчәк. Чараны 300 миллион кеше тамаша кылыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз