Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лина Арифуллина: Милләтем белән бәйле һәр әйберне яратам
Быелгы «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры - Лина Арифуллина.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «ТЭФИ», «Овация» премиясе иясе, «Татар җыры» эстрада фестиваленең режиссеры Лина Арифуллина милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде.
«Минем өчен ул саф һава сулаган кебек», — диде ул «Татар җыры» эстрада фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Җаваплылык зур, берсүзсез. Иң мөһиме - бердәм концепция булдыру. Концерт кына куясы килми, музыкаль спектакль оештырасы килде. Номерлардан алып, логотипларга кадәр ничек буласы уйланылды», — диде ул фестивальнең эчтәлеге турында.
Лина (чын исеме Линура) Арифуллина 1963 елда Мәскәүдә туган. Актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы. Аларның иң танылганнары - «Фабрики звезд»ның беренче чыгарылышлары һәм «СТС зажигает суперзвезду» тапшыруы. «Корпорация звезд» китабы авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз