Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лима Кустабаева: Мин исән чакта Салих Сәйдәшев фестивале үткәрелүдән туктамаячак
«Салих Сәйдәшевның бәясен беләм. Ул – татарның даһи композиторы», - диде «Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивале проекты авторы.
Россиянең халык артисты, профессор, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең мәдәният һәм сәнгать буенча директор урынбасары Лима Кустабаева «Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивале үзе исән чагында үткәрелүдән туктамаячагын әйтте.
«Салих Сәйдәшевның бәясен беләм. Ул – татарның даһи композиторы. Сәламәтлегем булса, фестивальне алга таба үткәрергә исәбем бар. Татар халкында әле аннан да шәбрәк композитор тумады дип саныйм. Аны бөтен халык белә, ярата. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Салих Сәйдәшевны үзе исән чагында ук «татарларның Чайковские син», «халык мәхәббәте лауреаты» дип атаган булган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Салих Сәйдәшевның дәүләт премияләре булмаган. «Аңа Татарстанның халык артисты дигән исем генә бирелә. Ничек ул исемне кызганмаганнар? Бу сәер дә кебек, гаҗәпкә калдыра», - ди «Халык мәхәббәте лауреаты» фестивале проекты авторы һәм режиссеры. Лима Кустабаева шушы программаны төрле елларда Камал театры, опера театры, Мәскәүнең «Россия» концертлар залында тамашачыларга тәкъдим итүен әйтте.
Лима Кустабаева Салих Сәйдәшевны искә алу традициясенең дәвамлы булуына өметен белдерде. «Бу фестивальгә кушылырга теләүчеләр артсын иде. Салих Сәйдәшев иҗат иткән музыка еллар, гасырлар дәвамында яңгырар дип уйлыйм, чөнки аның музыкасын халык ярата. Аның музыкасы яшәячәк. Безнең фестиваль булганга яшьләр Сәйдәшнең музыкасын белә», - диде ул.
«Сәйдәш – халык көйләренә нигезләнеп профессионал дәрәҗәдә оркестр белән башкара торган көйләр авторы. Шуңа күрә аның урыны да театрдан ерак түгел – драматург Кәрим Тинчурин белән бергә булган хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе дип уйлыйм. Нәкъ менә алар икесе бергә халык милли драматургиясенә нигез салып, аны югарылыкка күтәргән шәхесләр. Аларны ел саен искә төшереп тору – изге бурычыбыз», - диде Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика театраль премиясе лауреаты Фәнис Җиһанша.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга «Чын мәхәббәт» спектаклен карарга баргач, Салих Сәйдәшевны күргәнен әйтте. «Гомумән, безнең авыл Сабантуйларында Салих абыйның «Хуш, авылым» җырын башкаралар иде. Иң зур хыялым – Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәтләр тудырган музыкаль театр традицияләрен яңарту», - диде ул.
Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева Салих Сәйдәшев иҗаты белән балачактан ук таныш булуын әйтте. «Без аның әсәрләрен тыңлап үстек. Консерваториядә укыганда ук Салих Сәйдәшев исемендәге бәйгенең беренче премия лауреаты булдым. Аның гади җырлары да, күләмле профессиональ әсәрләре дә бар. Соңгыларын исә киң диапазонлы җырчыларга язган. Иҗаты күпкырлы», - диде ул.
«Казан нуры» оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов фестиваль өчен Салих Сәйдәшевның әсәрләренә эшкәртү ясаган. «Без ул эшкәртүләрне берничә ел дәвамында яңгыратабыз. Салих Сәйдәшев безнең күңелгә якын. Безнең концертлар аның әсәреннән башка үтми», - диде ул.
Фестивальдә шулай ук Казан шәһәр филармониясе солистлары, Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры, Данияр Соколов җитәкчелегендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һәм оркестры чыгыш ясады.
- VII «Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивален «Сәйдәш» мәдәни үзәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Казан шәһәре филармониясе ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз