news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лима Кустабаева: "Олы юлның тузаны" җыры – яхшы мәгънәсендә шлягер иде

Бүген Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йорт диварына мемориаль такта ачылды.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов яшәгән йорт диварына мемориаль такта ачылу тантанасында сәнгать әһелләре һәм җырчының тугрылыклы тамашачысы Таһир Якуповны һәм аның репертуарындагы җырларны сагынып искә алды. Кабаттан аудиоязмаларын тыңлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элеккеге директоры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Лима Кустабаева Таһир Якупов башкаруында татар музыкасы тарихына кереп калган “Олы юлның тузаны” җырының язылу тарихына тукталды.

“Аның бездә эшләгәндә табышлары бик күп булды. Бервакыт бер җыентыктан “Олы юлның тузаны” җырын таптым, әмма шушы матур җырның сүзләре бик юк иде, – диде ул. – Ансамбльдә ул чагында башлап кына килүче шагыйрә Лена Шагыйрьҗан бар иде. Мин аннан: “Бу җырга сүзләр яза әле”, – дип сорадым. Лена: “Олы юлның тузанында калдым минем эзләрем”, – дип бик матур сүзләр язып бирде. Таһир аны гениаль итеп җырлады. Ул яхшы мәгънәдә шлягер булып китте”.

Лима Кустабаева Таһир Якупов алга таба да ансамбльдә эшләсә, исән булыр иде, дигән фикерен җиткерде.

Мәгълүмат өчен: Таһир Якупов 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була.

Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И.Шәмсетдинов көе, Г.Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф.Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә.

Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат булды. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100