news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лима Кустабаева “Казан сөлгесе” фестивалендә катнашканнар үз урыннарын таба ала дип саный

28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе” III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак.

Лима Кустабаева “Казан сөлгесе” фестивалендә катнашканнар үз урыннарын таба ала дип саный
Солтан Исхаков

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Халыклар дуслыгы йортында 28-30 август көннәрендә “Казан сөлгесе”дип исемләнгән III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы узачак. “Казан сөлгесе” фестиваленең президенты һәм идея авторы Лима Кустабаева әлеге фестивальдә катнашканнар киләчәктә үз урыннарын таба ала дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

“Фестивальне без өченче генә тапкыр үткәрәбез. Бәлки, быел килгән кешеләр безгә үзләренең иҗат тормышлары турында сөйләрләр. Профессиональ белем бирү оешмаларында укыган яшьләр, һичшиксез, киләчәктә үз урыннарын таба, эшкә урнаша дип саныйм. Моннан тыш, без фестивальдә мастер-класслар үткәрәбез. Түгәрәк өстәлләрдә барыбыз да бергә җыелып, фикерләр белән уртаклашабыз. Конкурсантлар өчен бу бик зур мәктәп. Анда алар үзләре өчен кирәкле мәгълүмат таба ала. Башкару сыйфатлары үсә, камилләшкәнен күрәбез. Минемчә, шушы мәктәп үзешчәннәр өчен күп нәрсәгә өйрәтәдер. Һәр катнашучы монда яңа иҗади ачышлар ясый, тәҗрибә туплый, яңа дуслар таба”, - дип билгеләп үтте Лима Кустабаева.

“Әлеге фестивальнең үзенчәлеге – төрле яшьтәге кешеләрнең катнаша алуы. Бездә җиде яшьтән алып үзешчәннәр, профессионаллар үзләрен күрсәтә ала. Шунысы да игътибарга лаек, югары сыйфатлы үзешчән дә, музыка өлкәсендә казанышлары булган профессионал да катнаша.
"Казан сөлгесе"ндә катнашып дәрәҗә генә түгел, тәҗрибә дә тупларга була. Үзешчәннәр килеп, профессионалларның ничек итеп җырлаганнарын күрәләр. Без моны махсус ачык сәхнә буларак шулай эшләдек”, - дип әйтте ул.

  • Конкурсның гамәлгә куючылары һәм оештыручылары: Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге.
  • Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар һәм олылар катнаша ала. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 7-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәк (зурлар).
  • Фетиваль-конкурсның номинацияләре: халыкчан җырлау (соло), халыкчан җырлау (ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбльләре. Һәр номинациянең катнашучылары ике төрле әсәр башкарачак. Һәр номерның озынлыгы дүрт минуттан да артмаска тиеш. Катнашучыларның тәртибен жюри билгеләячәк.
  • Педагогларга һәм коллектив җитәкчеләренә сертификатлар тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100