news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәлилнең 2 нче мәктәбе давылдан шактый зыян күргән

Укучыларга вакытлыча башка мәктәптә белем аласы була

 (Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). 2 февральдә булган көчле давыл Татарстанда шактый зыян салган. Җәлилнең икенче урта мәктәбе укучыларына вакытлыча башка мәктәптә белем аласы була, чөнки анда ремонт кирәк.Көчле җил мәктәп түбәсе калаена, каркасына, агач терәкләренә һәм кирпеч диварларына зыян китергән. Гадәттән тыш хәл төнлә булганга күрә генә зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot