news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Хәзбиева: Укытучыга үзен дөньяга күрсәтү читен булса да, шәхси бренд мөһим

Россия төбәкләреннән блогер укытучылар Казанга форумга җыелды. Чарада Казанның 107 нче гимназиясе директоры урынбасары Лилия Хәзбиева да катнашты һәм укытучылар арасында шәхси брендны булдыру турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Лилия Хәзбиева: Укытучыга үзен дөньяга күрсәтү читен булса да, шәхси бренд мөһим
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

«Бүгенге көндә нинди генә зур уку-укыту һәм тәрбия эше алып бармыйк, әгәр Интернет челтәренә чыкмасак, безне белмиләр һәм күрмиләр дә. Бөтен дөнья телефонда бит инде хәзер. Үзебезнең эшебезне күрсәтер, традицион кыймәтләребезне дөньяга таратыр өчен интернет челтәре безнең өчен бик мөһим. Бу форум да зур әһәмиияткә ия, без үзара аралашабыз, кызыклы яңа алымнар өйрәнәбез.

Хәзерге көндә бөтен кеше интернетта эшләүне җиңел дип уйлый. Нәрсәдер төшердең, җибәрдең дә, шул китте, таралды дип уйлыйлар. Ә матур эчтәлекле контент ясау өчен укырга кирәк. Җөмләңне дөрес төзү, утны көйләү, монтаж ясау – болар җиңел эш түгел. Боларга өйрәнү безгә кызык.

Ел башында әле блогер укытучылар аз иде, берләшмә эшли башлагач, ярты ел эчендә кешеләр курка-курка булса да кушыла башлады. Укытучыга үзен дөньяга күрсәтү читен, кыен сораулар, кыен хәлләр дә килеп чыга. Кайбер ата-аналар бу эшебезне аңлап та бетерми. Ләкин укытучының шәхси бренды мөһим. Баланы 1 нче сыйныфка алып барганда, ата-аналар нинди укытучы икән, кайсы укытучыга бирим икән дип карый. Шәхси бренд безнең файдабызга эшли», – ди ул.

Форум турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлнар Гарифуллина язмасында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot