news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Саттарова: Рәхим Саттарның җентекләп тикшерелгән биографиясен торгыздык

«Рәхим Саттарның шәхес, шагыйрь, публицист һәм сугышчы буларак образы, әлегә кадәр тарих фәнендә һәм әдәбият белемендә җитәрлек дәрәҗәдә ачылып җитмәгән», - диде ул.

Лилия Саттарова: Рәхим Саттарның җентекләп тикшерелгән биографиясен торгыздык
Салават Камалетдинов

Музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча Татарстан Милли музееның генераль директор урынбасары Лилия Саттарова әйтүенчә, Милли музей хезмәткәрләре Рәхим Саттарның тормышы турындагы фактларны ачыклау, аның биографиясен торгызу буенча зур эзләнү алып барган, фәнни эш башкарган.

«Татарстан дәүләт архив документлары, төрле чыганакларда булган мәгълүматлар җентекләп өйрәнелде. Эш әлегә төгәлләнмәгән, шулай да бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтәсе килә: без дәү әтием, герой-шагыйрь Рәхим Саттарның беренче тапкыр җентекләп тикшерелгән биографиясен торгыздык. Биографиядә сугышка кадәрге чор айлар, еллар буенча торгызылды», - диде ул КФУда «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясендә.

Биографиягә кертелгән кайбер мәгълүматлар, аларның документлар белән расланмавы аркасында, Рәхим Саттарның көрәштәшләре, дуслары, замандашлары, яшьтәшләре биографияләре белән чагыштырылган, анализланган.

«Рәхим Саттарның кеше, шагыйрь, публицист һәм сугышчы буларак образы, әлегә кадәр тарих фәнендә һәм әдәбият белемендә җитәрлек дәрәҗәдә ачылып җитмәгән. Хәзер инде аның биографиясе һәм өлешчә иҗатын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә туган образ каһарманнар исемлегендә булырга тиеш», - диде директор урынбасары.

1930 елларда Рәхим Саттарның журналист буларак исеме Татарстанда таныла. «Яшь сталинчы» газетасының номерлары сакланып калган. Анда 25 яшьлек Рахим Саттар үз эшен хәрби бүлек мөдире вазифасында башлаган, фронтка китәр алдыннан җаваплы мөхәррир булган. 1938-1940 елларда «Яшь сталинчы» газетасы битләрендә аның төрле жанрлардагы язмалары, мәкаләләре, шул исәптән 15 шигыре басылып чыккан», - диде ул.

«Идел-Урал» легионына эләккәч, Рәхим Саттар, яшерен көрәш буенча иптәшләре белән бергәләп, төп бурычын үти: әсир ителгән татарлар дошман ягына чыкмый, аларны немецлар белән хезмәттәшлеккә этәрү омтылышлары булмый, тулы бер батальонның Белоруссия партизаннарына күчүе оештырыла», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100