news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Сәлахетдинова: Кәгъбәтулла янында булуны зур бүләк дип саныйм

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры ярдәмчесе Лилия Сәлахетдинова Хаҗ сәфәре кыла.

(Мәккә, 23 август, “Татар-информ”, Шамил Садыйков). "Хәзерге вакытта Әл-Хәрәм мәчете, Кәгъбәтулла янында йөрүемне зур бүләк дип саныйм", – ди "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге директоры ярдәмчесе, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова. Хәзерге вакытта Хаҗ сәфәрендә булган Лилия бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде.

"Хыялым чынга ашты, бик күп еллар хыялланган идем. Хаҗ сәфәрен оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Ходаем исәнлек, җан тынычлыгы бирсен. Гомумән, бөтен мөселманнарның  да шушы шартны үти алуларын теләр идем", – диде Лилия.

"Бер килгәч, икенче, өченче тапкыр да киләсе килә, дип әйтәләр бит, мин әле кайтмаган, ә инде тагын килсәм иде, дип теләп ятам. Бу чыннан да зур хыялым иде, чынга ашты, Аллаһка шөкер. Ә калган хыяллар, планнар, Аллаһ насыйп итсә, алар да кабул булыр", – дип уртаклашты Лилия Сәлахетдинова үз хис-кичерешләре белән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100