news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте

“Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.

Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шагыйрә, "Ярдәм" мәчетендәге проектларның кураторы, "Ярдәм" дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Лилия Сәлахетдинова, кияүгә чыккач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте.

“Әлбәттә, гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим. Гаилә тырышлык таләп итә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Лилия Сәлахетдинова мөнәсәбәтләрне дөрес итеп коруга карата да күзаллаулары белән уртаклашты.

“Без кешедән ярату көтәбез, ләкин, иң беренче, үзеңә ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә “мин хаклы” дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм”, - диде шагыйрә.

Бу хакта тулырак "Интертат" сайтыннан укый аласыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100