news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Сәләхетдинова: Хаҗга барып кайтканнан бирле машина йөртү теләге белән янам

Хаҗга барып кайткач, бу теләгемә дә ирешермен төсле, ди инвалид-шагыйрә.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Инвалид-шагыйрә Лилия Сәләхетдинова машина йөртү хыялы белән яна. Бу хакта ул бүген Галиев мәчетендә узган "Хатын-кызның көче нәрсәдә?" исемле түгәрәк өстәл вакытында әйтте.

"Гомерем буе хаҗга бару теләге белән яндым. "Булмастыр, әле вакыты җитмәгән" кебек сүзләр белән тынычландырып тордым үземне. Әмма вакыты кайчан икәнен бер Ходай гына белә. Аллага шөкер, быел миңа шул зур бәхет елмайды",- диде Лилия Сәләхетдинова. - Инде хәзер "права"га укып, машина йөртү теләге белән янам. Мин үз вакытында өчәр транспорт белән Казанга килеп йөрдем. Рульгә үзем утырсам, җайлырак булыр иде".

Түгәрәк өстәл вакытында Лилия Сәләхетдинова әңгәмәдәшләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук киләчәккә планнарын да уртаклашты.

"Идеяләрем күп - акчам юк", - диде ул. Тәрҗемәче табып, шигырьләремне рус теленә тәрҗемә иттереп, китап бастырасым килә", - диде ул.
Лилия Сәләхетдинова тумыштан "бәллүр кеше" авыруы белән авырый. Гомере инвалидлар коляскасына бәйләнсә дә, ул - өч китап авторы. Бүгенге көндә "Ярдәм" фонды попечительләр советы сәркатибе һәм "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли.

Өч ел элек Казанга килеп төпләнсә дә, Лилиянең шәхси куышы юк. Әлегә ул "Ярдәм" мәчетенең тулай торагында яши. Торак мәсьәләсен хәл итүдә ул иганәчеләр ярдәменә өметләнә.

Исегезгә төшерәбез, бүген Галиев мәчетендә Лилия Сәләхетдинова катнашында "Хатын кызның көче нәрсәдә?" темасына түгәрәк өстәл узды. Аны Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе, "Мөслимәләр гимназиясе" проекты авторы Айгөл Биктимерова оештырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100