Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Муллагалиева «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылган
Җырчы әнисен «Сөембикә» журналына онлайн яздырган.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, «Якыннарыңны яздыр» акциясенә кушылып, әнисен «Сөембикә» журналына яздырган. Бу хакта җырчы үзенең «Instagram» сәхифәсендә хәбәр итә.
«Карантин вакытында авылга кайту сирәгәйде, ә әнине сөендерәсе килә. Шуңа күрә май аена „Сөембикә“ журналына онлайн язылдым», — дип сөйли җырчы.
Шулай ук Лилия Муллагалиева Татарстанда дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Якыннарыңны яздыр» флешмобын игълан итүен үзенең сәхифәсендә язган.
«Коронавирус таралмасын өчен бөтен кеше өйдә утырырга мәҗбүр, ә шәһәр һәм район чикләре ябык булган бу көннәрдә якыннарыбызны сөендерү мөмкинлеге бар. Мәсәлән, аларны газета һәм журналларга яздырырга була. Моның өчен өйдән дә чыгарга кирәкми: интернет ярдәмендә www.tatmedia.ru/podpiska адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайты аша яздырып була», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз