news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Маврина ТР Дәүләт Советы секретаре итеп сайланды

Бу хакта бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында карар кабул ителде.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген V  чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Лилия Маврина янә ТР Дәүләт Советы секретаре вазифасына сайлап куелды. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган сессия утырышында карар кабул ителде.

Лилия Маврина парламент секретаре вәкаләтләрен 2009-2014 нче еллар дәвамында IV чакырылышта да башкарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot