news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Маврина праймеризга кызыксынуы зуррак булган районнарны атады

Кайбер участоклар праймеризны иҗади якын килеп оештырган.

Лилия Маврина праймеризга кызыксынуы зуррак булган районнарны атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кайбер районнарда праймеризга карата кызыксыну республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак булган. Бу хакта "Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.

"Әтнә, Саба, Теләче районнарында сайлаучыларның 19 проценты килгән. Арча, Балтач, Биектау, Кукмара, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарында бу 18 проценттан артык", - диде ул.

Оештыру комитеты рәисе сүзләренчә, кайбер участоклар башлангыч тавыш бирүгә стандарт карамаган. Мәсәлән, Тәтеш районында исәпләү участокларында авыл бәйрәме оештырылган.

"Кайберәүләр төрле акцияләр үткәргән, оештыручылар бу процесска иҗади караганнар. Без исәпләү участокларына килгән һәм лаеклы кандидатларга тавыш биреп, сайлауда катнашу өчен "Бердәм Россия"леләр исемлеген төзегән кешеләргә рәхмәтле", - диде Лилия Маврина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100