news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Мөхәммәтҗанова "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесен алды

Бүләкне аңа Илсур Һадиуллин тапшырды.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗановага “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе бирелде. Бүләкне аңа Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин тапшырды.

“Халкыбызның тарихында 80 ел дәвамында шушындый матур хезмәт күрсәткән, халкыбызның үсешендә, аның яшәешендә, хәзерге тормышында бихисап зур өлеш керткән галимнәребезнең бүгенге бәйрәме белән котлау бик зур сөенеч. Барыгызга да исәнлек-саулык телим, күңелегез тыныч булсын, рәхмәт сезгә”, - диде Илсур Һадиуллин.

  • Лилия Мөхәммәтҗанова – институтның халык иҗаты бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, доцент, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты. Фәндә алып бара торган төп юнәлешләре: фольклористика, әдәбият тарихы, татар һәм төрки эпосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100