news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район

Программада татар эстрадасы җырчылары Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина җырлар өчен җавап бирәчәк, Ильяс Шәрипов баянда попурри башкарачак, Лилия Кадыйрова белән Сәйлән шигырьләр укыячак.

Лилия Кадыйрова «Китап» радиосының Актаныштагы концерты турында: Актаныш – моңлы район
Абдул Фархан

Бүген Актанышның Мәдәният йорты янында 18.00 сәгатьтә «Китап» милли радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим...» дип исемләнгән концерт куя. «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Актанышның җырлы-моңлы район булуын билгеләп үтте.

«Быел «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее, шул хөрмәткә безне Актанышка чакырдылар. Исегездә булса, узган ел автомарафонда бергәләшеп без Әлфия Авзалова һәйкәле каршында аның «Ак чәчәкләр» җырын башкарган идек. Актаныш халкы – моңлы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Программада татар эстрадасы җырчылары Фәрит Низамиев, Зәринә Хәсәншина җырлар өчен җавап бирәчәк, Ильяс Шәрипов баянда попурри башкарачак, Лилия Кадыйрова белән Сәйлән шигырьләр укыячак.

26 июнь көнне автомарафон Арчада һәм Кукмарада, 16 июльдә Теләчедә узган иде. Концерт 24 июльдә Лениногорскида булачак. «Алга таба Сарман, Чирмешән, Балтач районнарына барырга ниятлибез», - диде Лилия Кадыйрова.

«Китап» радиосының автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республика район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга җыена. Радиотыңлаучылар үзләре теләгән район-авылларны, шәһәрләрне тәкъдим итә ала. Тәкъдимнәрне «Китап» радиосының ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркеменә язарга мөмкин.

  • Проектның төп максаты – «Китап радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100