news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Йосыпова: Соңгы вакытта журналист хезмәтенең кадерен төшерә башладылар

«Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова блогерлар, журналист хезмәтенең кадере турында фикерләре белән уртаклашты.

Лилия Йосыпова: Соңгы вакытта журналист хезмәтенең кадерен төшерә башладылар
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

«Соңгы вакытта журналист хезмәтенең кадерен төшерә башладылар кебек. Социаль челтәрләрдә блогерлар артты. Социаль проблемаларны яктыртып, халыкка ярдәм итүче, яхшы мәгълүмат җиткерүче блогерлар бар, аларны хөрмәт итәм. Кемдер юк-барны сөйләп утырып, теләсә нәрсә күрсәтеп, өстәвенә «мин - журналист» дип, төрле номинацияләрдә катнашып йөри, андыйларын кабул итә алмыйм. Кайчак халык та шуларга иярә, талашуларына кушылалар, язышалар. Аларның «хайп» артыннан куулары, тавыш-гауга чыгарулары миңа бөтенләй кызык түгел. Күп блогерларның сәхифәсеннән чыктым. Җырчылар арасында да андыйлар бар. Туры эфирга чыгып, теләсә нәрсә сөйләп утыралар. Андыйлар арыта, аннары җырларын да тыңлыйсы килми башлый.

Сайтларда статистика, рейтинг кууны, аска төшеп китмәс өчен теләсә нәрсә куеп утыруны да аңлап бетермим, кабул итә алмыйм. Бүгенге заман өчен, бәлки, минем яктан бу кимчелектер дә. Тизлек дип сыйфатны югалтасым килми. Теге яки бу теманы тулысынча, укучыда өстәмә сораулар калмаслык итеп ачып эшлисе килә. Кадерне төшерә башладылар кебек тоелса да, журналист язган яхшы хезмәтләрнең кадере югалмаячак.

Блогерлар үзен татар халкына хезмәт итәм, татар дөньясы өчен эшлим дип саный икән, бераз грамматика ягын да карарга кирәк. Бик хаталы язучылары бар, бу бер дә бизәми, кайберләренең сөйләм культурасы түбән. Кайчак журналистларны читтә калдырып, теге яки бу чараларга блогерларны гына чакыру очракларын да күреп, ишетеп торабыз. Уйлап карасаң, ул оештыручыларның күрсәткән эшеннән еллар үткәч, тарихта нәрсә калачак? Журналистлар язган язмалар төрле архивларда, порталларда, газета-журнал битләре, китапларда саклана. Дистә еллар үткәч тә, шул китапны ачып, тарихны торгызырга була. Газета һәм китап варианты беркайчан искерми. Социаль челтәрләргә генә егылып китеп, башкалар кирәкми дип, читкә кагу кирәкми. Дөньяны белеп булмый. Социаль челтәрләрнең дә төрле хәле була: кайсы ачыла, кайсы ябыла, дигәндәй.

Бер әйбергә гел эчем поша: төрле социаль челтәрләрдә каналлар ачып, башкаларның текстын алып үзләренеке итеп куеп утыручылар очрап кына тора. Моннан күп журналистлар зарлана. Эшләмичә, кешенекен урлап «ашаучылар» дим мин андыйларны. Ничек шулай эшләп була?! Сайтларда да еш очрый. Бераз кагыйдәләрне белеп эш итәргә кирәк инде», – ди ул.

«Ирек мәйданы» газетасы журналисты Лилия Йосыпова белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot