news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Әхмәтҗанова: Бакчаларның милли төркемнәрендә ана телен өйрәтүне тикшерәчәкбез

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бакчаларның исеме җисеменә туры килүен ныграк контрольгә алган.

Лилия Әхмәтҗанова: Бакчаларның милли төркемнәрендә ана телен өйрәтүне тикшерәчәкбез
Солтан Исхаков

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларының милли төркемнәрендә ана теленә өйрәтү сыйфатын тикшерәчәк.

«Милли балалар бакчаларында һәм милли төркемнәрдә ана теленә өйрәтүне ныграк контроль алдык. Сүз татар һәм башка милли төркемнәр турында бара. Районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән сөйләшү булды. Бакчаның исеме җисеменә туры килүе мөһим», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Министрлык вәкиле сүзләренчә, һәр эшнең җиренә җиткереп башкарылуы кешедән, бигрәк тә бакча җитәкчесенең туган телне тиешле дәрәҗәдә бирүне таләп итүдән тора.

«Узган атнада Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов белән киңәшмә уздырдык. Беренче чиратта татар исемен йөрткән балалар бакчаларын тикшерергә сөйләштек. Казан бакчаларына үзебез дә барып, эшләрен карап, балалар белән аралашып кайтачакбыз», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100