news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия һәм Илнар Низамиевлар Театр училищесында драма артистлары курсы җыя

Татар төркемендә бик талантлы егетләр килеп чыкса дип әле бюджет урыннары саклап торалар

Лилия һәм Илнар Низамиевлар Театр училищесында драма артистлары курсы җыя

Лилия һәм Илнар Низамиевлар Казан театр училищесында драма артистлары курсы җыя. Хәзер татар драма артистлары төркеменә сайлап алу конкурсның өченче туры бара.

«Быел рус төркеменә дә, татар төркеменә дә абитуриентлар күп, хәтта коммерция бүлегенә дә конкурс бара – сайлап алу мөмкинлегебез бар. Без курска коммерция белән бергә 20гә кадәр кеше ала алабыз», – ди Илнар Низамиев.

«Дөресен әйтик – килүчеләрнең күбесе кызлар. Утызга якын кыз бала килде. Әмма аларның барысын да алмыйбыз. Без төркемгә егетләр белән кызларны тигез санда алырга тырышабыз. Шуңа бик талантлы егетләр килеп чыкса дип әле бюджет урыны тотып торабыз», – ди ул.

«Инде бюджет урыннары да бетеп килә. Әлегә ул урыннарның булуы бик җентекләп карап алуыбызга бәйле. Без бик гадел итеп сайлап алырга омтылабыз», дип ассызыклый педагог.

Комиссиягә абитуриентларның күбесен кире озатырга туры килә. Илнар Низамиев әйтүенчә, бу телнең начар булуына да бәйле. «Тел мәсьәләсенә өстенлек бирәбез. Төрле яктан сәләтле булганнарны аласыбыз килә – уен коралында да уйнасын, җырласын да, сөйли дә белсен, - ди ул.

Әлегә театр училищесы хәзер килгәннәр арасыннан гына сайлап конкурсны төгәлләп куярга җыенмый, август аенда да алар абитуриентларны кабул итәчәк.

  • Кариев театры артистлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар быел драма һәм эстрада артистлары курсын укытып чыгардылар. Алар әйтүе буенча, диплом алучыларның 70-80 процентына төрле театрлардан һәм эстрада төркемнәреннән чакыру бар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100