Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лилия Гыйбадуллина: Такташны тере-кайнар шәхес һәм самими гыйсъянчы итеп ачасым килде

Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Такташ fest» яшь шагыйрьләр бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада Һади Такташның тормышы турында бик күп кызыклы фактлар яңгырады. Чараның сценарий авторы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина нинди чыганакларга таянып эшләве һәм Такташ турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Сценарий язганда төп таянганым – Такташ шигърияте булды. «Җыен» нәшрияты чыгарган «Һади Такташ» фәнни-популяр җыентыгы да (2020) бик ярдәм итте. Такташ шәхесе турында шактый тулы күзалларлык кызыклы истәлекләр күп анда. «Бөек шагыйрь», «их, иртә үлгән» кебегрәк калыплашкан бәя-тәэсирләрсез генә», – ди ул.
Шагыйрә Такташның иҗаты яшьләр арасында аеруча популяр булуын да искәртеп узды. «Тамашачыга Такташны тере-кайнар шәхес, самими гыйсьянчы, көчле һәм бернигә дә карамастан ирекле кеше итеп ачасым килде. Әйе, ул йөрәк белән яшәгән һәм иртә янып беткән. Ләкин бит сүзе исән! Алай гына да түгел, Такташ шигърияте бүген дә актуаль... Кичәдә сәхнә дилбегәсе яшьләр кулында булу да шул турыда сөйли, минемчә», – диде Лилия Гыйбадуллина.
Ул сценарий язганда үзе өчен яңа ачышлар ясавын да искә алды. «Такташның Актаныш кияве икәнлеген белә идем. Ә менә Актанышта кунак булганда берничә көн Такталачыкка барып, безнең авыл һәм колхоз турында язма әзерләве моңарчы миңа ничектер билгесез булып калган. Елмайтты. Табасы иде ул язманы...», – дип сөйләде шагыйрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз