news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Гыйбадуллина Пушкин шигърияте һәм рус мәдәнияте көннәрендә катнашачак

Лилия Гыйбадуллина Пушкин шигърияте һәм рус мәдәнияте көннәрендә катнашачак
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина Пушкин шигърияте һәм рус мәдәнияте көннәрендә катнашачак. Бу хакта, Псков өлкәсенең театр-концерт дирекциясенә сылтама белән, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июньдә Лилия Гыйбадуллина Псков шәһәренең Курбатов исемендәге китапханәсендә шагыйрьләр белән иҗади очрашуда чыгыш ясаячак, ә 6 июньдә Михайловский аланында шигырьләрен укыячак, диелә хәбәрдә.

Фестиваль «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot