Безнең 2 улыбыз бар. Аллага шөкер, алар татарча белә. Безнең Чаллыда яшәвебезнең төп сәбәбе – әти-әнинең якынлыгы, димәк, балалар әби-бабай белән атна саен очрашып тора ала. Ильяс балалар бакчасында татар телле балалар белән тәрбияләнеп теле сакланды. Закирның балалар бакчасында татарча аралашыр кешеләре булмагач, аның телен саклау гаилә өстендә булды. Гәрчә икесе дә татар төркемендә йөрсәләр дә. Без, балаларыбыз татар телле булсын, дип, аларны «Адымнар-Чаллы» гимназиясенә күчердек. Без анда баланың теле сакланышын күрәбез, чөнки кайбер фәннәр татарча укытыла, балалар телнең фән теле булуын да белеп үсәләр.
Бер күңелгә тигән әйбер – балага татарча өстәмә белем бирү мөмкинчелеге юк: татар телле түгәрәкләр һәм секцияләр юк дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә бик популяр робототехника түгәрәгенең татарчасы юк.
Балаларга кызыклы булган түгәрәкләрне татарча оештыра алсак, ул телне саклауга өлеш кертер иде, дигән ихлас тәкъдимем бар.
Очрашуда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.