news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Гәрәева: Җырларыбызны хөрмәт итсеннәр өчен сыйфатка зур игътибар бирергә кирәк

Татар җырчыларына, федераль масштабтагы «йолдыз»га әверелсен өчен, нинди шартлар тудырылырыга тиеш? «Калеб» проектларының оештыручысы, «Безнең җыр» иҗат лабораториясе, «Кайтаваз» концертлар циклы, «Хәрәкәттә бәрәкәт» бию көрәше проектлары кураторы Лилия Гәрәева әлеге сорауга карата үз фикерләрен белдерде.

Лилия Гәрәева: Җырларыбызны хөрмәт итсеннәр өчен сыйфатка зур игътибар бирергә кирәк
Фото: «Интертат»

«Безнең җырларыбызны «фи» дип санамас, аларны хөрмәт иттерер өчен, иң элек, үзебезгә үзебезнең җырлы сәнгатебезне хөрмәт итәргә, сәнгатебез сыйфатына һәм профессиональлек дәрәҗәсенә зур игътибар бирергә тиешбездер.

Моның өчен композиторларыбызга профессиональ, югары дәрәҗәдә җырлар иҗат итәр өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәктер. Шулай ук аларның иҗат иткән җырларын музыкаль мәйданчыкларда, радио һәм телевидение аша халыкка ешрак ишеттерергә тырышырга тиешбездер.

Мәсәлән, «Калеб» яшь буын җыенында оештырылган «Безнең җыр» проекты бик нәтиҗәле эшен күрсәтте, дип уйлыйм. Аның максатлары – яңа иҗади тандемнар булдыру, яңа талантлар ачу, төрле жанрларда язып карау һәм, әлбәттә, җырларны тере тавыш һәм җанлы оркестрга кушылып башкару – бу зур нәтиҗәле хезмәт. 9 ай барган лаборатория кысаларында 30дан артык яңа профессиональ җыр тудырыла, шуларның 3-4 җыры популярлашса да, бу – зур нәтиҗә һәм җиңү дип саныйм», – ди ул.

Мәдәният өлкәсе вәкилләренең фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова белеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot