news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Гәрәева: Нәсел шәҗәрәсен төзүнең гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда роле зур

Лилия Гәрәева: Нәсел шәҗәрәсен төзүнең гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда роле зур
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Нәсел агачын төзү гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә фестивальнең режиссеры Лилия Гәрәева сөйләде.

Ул фестиваль һаман да киңрәк колач җәеп, җәмәгатьчелекне үзенә тартуын билгеләп узды. «Бу актуаль, уникаль фестиваль. 2021 елда беренче тапкыр үткәргәндә, «Тере тарих» дигән исем астында кечкенә бер бәйрәм рәвешендә генә узган иде, хәзер зур бер фестиваль булып үтә», — диде.

Лилия Гәрәева әйтүенчә, фестиваль нәсел буыннарын үзара бәйли. «Балалар гаилә традицияләренә уен аша якыная, фестиваль өлкәннәрнең балалар, оныклар белән тыгыз аралашуын тәэмин итә, үзара якынайта. Нәсел агачын төзүнең гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда роле зур. Бу тема күтәрелгәч, туганнар арасында мөнәсәбәтләр тагын да җылына», — дип белдерде ул.

Ул тамашачылар өчен фестивальдә концерт программасы әзерләнүен әйтте. «Театр, хор студияләре, Рөстәм Хөсәенов, Базарбай Бикчәнтәев, Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, яшьләр өчен этник төркемнәр чыгышы көтелә. Хедлайнер буларак Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чакырылды», — дип әйтте.

Фестивальгә килүчеләр өчен, шулай ук, «Татар кәләше» исемле кыска курс әзерләнә. Чатырга килеп, татар килене нинди булырга тиешлеге турында мәгълүмат ишетеп булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot