news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова туклану өчен Казан Кремлендәге ашханәне тәкъдим итте

Казан Кремленең рәсми вәкиле төшке ашка кая йөрүе турында сөйләде.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова төшке ашны “Пушечный двор” кафесында ашарга тәкъдим итте.

Лилия Галимова Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта югары җитәкчелек һәм калган хезмәткәрләр өчен ике ашханәнең кайсын сайларга дигән сорауга җавап бирде.

Ул Казан Кремлендә эшләвен һәм Хөкүмәт йорты ашханәсенә йөрүен әйтте.

“Мин Казан Кремлендә тукланам. “Пушечный двор” туристлар өчен бик яхшы ашханә. Анда кеше күп йөри, сезне дә шунда төшке аш ашарга чакырам”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot