news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова телләр өйрәнү турында: Без диалог алып бару яклы

Федерация субъекты һәм федераль үзәк арасында эш диалог форматында алып барыла, диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Туган телләрне өйрәнү турында сөйләшүләр эш режимында төрле дәрәҗәдә алып барыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова җиткерде.

“Хәзер без безнең мөрәҗәгать буенча вазгыять ничек булачагын күзәтәбез. Әлегә берни дә юк, кабинетта эш барудан тыш, башка берни дә әйтә алмыйм, чөнки әле вариантлар карала. Телләрне өйрәнү ягын карасак, без сөйләшүләр алып бару яклы. Безнең хәзер алып барыла торган эш хокук кысаларында бара. Бу шундый Федерация субъекты һәм федераль үзәк арасында эш диалогы форматы”, - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

“Мин әлеге очрашулар дәрәҗәлелеге турында әйтәм. Алар Россия Федерациясе Президенты Хакимияте, Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән бергә уза, - дип өстәде Галимова. – Вазгыять нинди үсеш алачагын күзәтәчәкбез”.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100