Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова: Татарстанда җитәрлек күләмдә шикәр, сөт продукциясе һәм он запасы бар
Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак.
(Казан, 10 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Республикада җитәрлек күләмдә он, сөт продукциясе һәм шикәр запасы бар. Җитештерү мәйданчыкларын яңарту нәтиҗәсендә беренче чиратта кирәкле товарларның ассортименты тагын да киңәячәк, ә аларның бәясен хакимият ныклы контрольдә тотачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көн саен Татарстан кибетләрендә азык-төлек продукциясенең җитәрлек күләмдә булуына бәйле мәгълүмат ала. Аның күрсәтмәсе белән республика ведомстволары атна саен төп товарларның бәясен тикшерә.
Галимова сүзләренчә, хәзер республикада шикәр һәм онга сорау аеруча зур. ТР Президенты кибет киштәләрендә әлеге продуктларның җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итәргә кушты.
«Бүгенге көндә республика заводларында 11 мең тоннага якын шикәр запасы бар. Халыкны тәэмин итү өчен әлеге запаслар шикәр чөгендеренең яңа уңышына кадәр һичшиксез җитәчәк», - дип искәртте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта хакимият халыкны он белән тәэмин итүне дә контрольдә тота. Рөстәм Миңнеханов тиешле резерв фонды булдырырга кушты, анда әлеге продукциянең җитәрлек күләмдә запасы формалаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз