news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Татарстанда гаилә кереме буенча район башлыклары рейтингын атады

Рейтингта беренче урынны 94,3 миллион сум керем белән Казан мэры Илсур Метшин гаиләсе били.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова 2017 елда муниципаль берләшмә башлыклары гаилә әгъзаларының гомуми кереме буенча рейтингның беренче бишлеген атады.

Рейтингта беренче урынны 94,3 миллион сум керем белән Казан мэры Илсур Метшин гаиләсе били. Беренче бишлектә икенче урында Буа районы башлыгы Марат Җаббаров, аның гаиләсе узган ел 56,1 млн сум акча эшләгән. Өченче урында 28,6 млн тулаем керем белән Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин гаиләсе.

“Дүртенче урында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов гаиләсе тора – аларның кереме 11,7 млн. Бишлекне Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин гаиләсе 6 млн керем белән йомгаклый”, - дип сөйләде Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле шулай ук Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәрләренең дә гомуми керем буенча рейтингын күрсәтте. Аның сүзләренчә, рейтинг лидеры – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов (161,9 млн сум). Бишлекнең икенче урынында Татарстан Президенты эшләре идарәчесе урынбасары Гадел Галәвов (18,4 млн сум), өченче урында – Татарстан Президенты эшләре идарәчесе Мослих Ситдыйков (15,3 млн сум).

“Татарстан Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Дини берләшмәләр белән үзара эшчәнлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Рыбалко 11,3 млн сум керем белән дүртенче урында. Бишлекне Татарстан Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институты белән үзара эшчәнлек идарәсенең гамәли тикшеренү һәм проектлар бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов 10,3 млн сум белән йомгаклый”, – дип билгеләп үтте спикер.

Ул шулай ук керемнең гомуми суммасына хезмәт хакы гына түгел, мөлкәт сатудан алынган акча керүенә дә игътибарны юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100