news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары булды

Гыйнвар аенда Лилия Галимова «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры урынбасары вазифасыннан китте.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Телевидениедә тапшырулар алып баручы Лилия Галимова Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде.

Гыйнвар аенда Лилия Галимова «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры урынбасары вазифасыннан китте. Хәзер әлеге вазифаны моңа кадәр яңалыклар хезмәте хәбәрчесе булып эшләгән Дмитрий Второв башкара.

Лилия Галимова Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә 10 елдан артык эшләгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot