news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова: Татарстан Премьер-министры ялда иде, бүген эшкә чыкты

Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министрының сәламәтлегенә бәйле проблемалар турындагы мәгълүматны кире кактылар.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сау-сәламәт һәм чираттагы ялдан соң эшкә чыкты. Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Алексей Валерьевич чираттагы ялда иде. Ул бүген эшкә чыкты. Иртәнге 9да ул бер киңәшмә үткәрде, 10.00 сәгатьтә икенчесе башланды. Ул хәзер җиң сызганып эшли. Алексей Валерьевич сау-сәламәт, сезгә дә шуны ук телим», - дип җавап бирде Галимова Песошинның сәламәтлеге белән кызыксынган журналистларга.

Казан Кремленең рәсми вәкиле бер гаммәви мәгълүмат чарасында Татарстан Премьер-министрының сәламәтлеге начараеп китүе турында мәгълүматка тап булган. Ул коллегаларына журналист этикасы хакында искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot