news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими

Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты шәхсән үзе контрольдә тота.

Лилия Галимова: Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан даруханәләрендә купкан ыгы-зыгы кими. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Хәзер вазгыять, дөрестән дә, акрынлап җайлана башлады. Шуңа да карамастан, кайбер урыннарда препаратларга сорау бар әле», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, медицина учреждениеләре һәм даруханә челтәрләрен препаратлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе контрольдә тота. Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча Оператив штабның шушы көннәрдә узган утырышында барлык районнарны конкрет препаратларны рецепт нигезендә бирү таләбен үтәргә чакырдылар.

Моннан тыш, Галимова искәрткәнчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска һәм аларны профилактика максатларында кулланмаска кирәк. Медицина учреждениеләрендә коронавирусны дәвалау өчен дару препаратлары бар, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100