Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова: Студентлар өчен ташламалы билет бәясе хакында карар тиздән хәбәр ителәчәк
Карар эшләнгән һәм шомартыла, бүген-иртәгә хәбәр ителәчәк, диде Казан Кремле вәкиле.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы Казанда студентлар өчен җәмәгать транспортында ташламалы йөрү турындагы мәсьәлә буенча карар чыгарды һәм ул шушы көннәрдә хәбәр ителәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
«Студентлар өчен юл йөрү билетларына килгәндә, Татарстан Президенты кушуы буенча яшьләрнең профильле министрлыгы әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә буенча нинди карар кабул ителгәнлеге хәбәр ителәчәк. Ул эшләнгән һәм шомартыла. Бүген-иртәгә хәбәр ителәчәк», - диде Галимова. Аны иртәгә Студентлар көненә багышланган чарада әйтүләре ихтимал.
Җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен кискен арттыру һәм студентлар өчен 50 тапкыр бару билетын гамәлдән чыгару петиция язуга сәбәп булды.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов Казан транспортында йөрү өчен студентларга ташламалар турында петиция авторы белән очрашты. Шуннан соң ул кискен мәсьәләне хәл итүнең өч вариантын карарга вәгъдә итте.
Сүз транспорт грантын киңәйтү, ташламалалар кертү яки студентлар юл йөрү билеты булдыру турында барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз