news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның Уяв бәйрәмен ничек билгеләп үтүен күрсәтте

Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның Уяв бәйрәмен ничек билгеләп үтүен күрсәтте
Фото: Видеодан скриншот

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия башлыгы Олег Николаев Нурлатта Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәменең мактаулы кунаклары булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чара җылы һәм күңелле атмосферада узган: бәйрәмдә катнашучылар бик күп җырлаган һәм традицион ризыклар белән сыйланган.

Галимова язмасын «Уяв ячӗпе!» дигән сүзләр белән тәмамлады, ул чувашчадан тәрҗемә иткәндә «Бәйрәм белән!» дигәнне аңлата.

Видео: Лилия Галимова Телеграм-каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot