news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лилия Галимова Рим Папасы Францискның 2022 елгы фотосы белән уртаклашты

Лилия Галимова Рим Папасы Францискның 2022 елгы фотосы белән уртаклашты
Фото: t.me/galimovatatarstan

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында республика лидеры Рөстәм Миңнехановның Рим Папасы Франциск (ул бүген вафат булды) белән 2022 елдагы очрашуы вакытында төшерелгән фото белән уртаклашты.

«Канал администраторы да Рим Папасы Франциск белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. 4.11.2022», - дип язган ул.

Фотоның арткы планында әңгәмә корып утыручы Миңнеханов һәм Папа Франциск сурәтләнгән.

Понтифик белән ТР Рәисенең очрашуы Бәһрәйнда «Диннәр арасындагы диалогның әһәмияте» форумы кысаларында узды. 5 ноябрьдәге (бу көнне әлеге образның табылуын бәйрәм итәләр) әңгәмәдә Казан Изге Ана иконасы турында сүз барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot