news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Рәиснең еллык юлламага әзерлеге турында: Төнге унга кадәр эшләделәр

Лилия Галимова Рәиснең еллык юлламага әзерлеге турында: Төнге унга кадәр эшләделәр
Рамил Гали

Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның еллык юлламага әзерлеге турында сөйләде.

«Юллама бик мөһим. Һәр ел Рөстәм Нургалиевич үзе шул документ белән эшли. Аңа киңәшчеләре булыша. Бер көнне төнге унга кадәр эшләделәр. Һәр елның нәтиҗәләре бар, юлламада алар турында да әйтелә. Быел күп сүз махсус операциядә булучылар турында. Дәүләт Советы депутатлары, хөкүмәт алдына куелган бурычларны бүгенге юлламадан соң бер документта чыгарачаклар. Шул документ нигезендә залда утырган бөтен кеше киләчәктә мөһим бурыч куеп эшләргә тиеш», – диде Лилия Галимова.

Ул юлламаның сентябрь аенда узуы октябрьдә еллык бюджет карала башлау белән бәйле булуын әйтте. «Бюджет каралганда, юлламадагы бурычларны да искә алачаклар», – диде матбугат хезмәте башлыгы.

Шулай ук Лилия Галимова залда министрлык вәкилләре, депутатлар гына түгел, гади халык утыруын да билгеләп үтте.

«Залда укытучылар, әбиләр, бабайлар, пенсиясенә «УАЗ» машинасы алып, ЛНР, ДНР якларында хезмәт итүче малайларга җибәргән 73 яшьлек Таисия апа да бар иде. Андый кешеләр бик күп һәм аларның булуы шатландыра», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100