news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Минзәләдә самолет һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде

Пациентларның берсе авыр хәлдә.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Минзәләдә һәлакәткә очраган самолет бортында 23 кеше булган. Аларның җидесе районның үзәк хастаханәсенә китерелгән.

«Татарстан Республикасының Минзәлә районында L-410 җиңел моторлы самолетының һәлакәткә очравы турында мәгълүмат 9.11 сәгатьтә килде», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Пациентларның берсе авыр хәлдә. Хәзерге вакытта калган зыян күрүчеләрне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар авиациясе ярдәме белән Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) һәм РКБга алып китү мәсьәләсе хәл ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100