Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова: Май бәйрәмнәрендә бакчаларда күршеләр белән җыелышмау киңәш ителә
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе изоляция вакытында бакчада үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралуны кисәтү өчен, май бәйрәмнәрендә бакчаларда күршеләр белән җыелышмау хәерлерәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«Май бәйрәмнәрендә һава торышы җылы булачак, шактый кеше дачаларга барачак, ләкин без сакланырга киңәш итәбез. Изоляция режимы вакытында бакчага юлга җыенганда, я шәхси транспорт, я таксида бару яхшырак. Җәмәгать транспортында барган очракта, битлек кияргә кирәк. Дачада фатирда яшәгән кешеләр белән генә булыгыз, күршеләр белән җыелу ярамый», — диде Лилия Галимова.
Ул гигиена таләпләре үтәлеше, кулларны гел юып тору, дөрес туклану, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне агым суда яхшылап юып ашау кирәклеген искәртте. Шулай ук, алкоголь кулланмау киңәш ителә, ул йогышлы авыруларга каршы торучанлыкны киметә, дип кисәттеләр. «Хәл начарайса, тиз арада изоляцияләнергә, табиб чакырырга кирәк», — диде Галимова.
Ул изоляция 11 майга кадәр гамәлдә булуын искәртте. Дачага 65 яшьтән өлкәннәргә бару рөхсәт ителә. Барып җитәр өчен ике сәгать вакыт бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз