Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова көндезге «тынлык сәгате» турында: Халык ихтыяҗы канәгатьләндерелергә тиеш
Татарстан территориясендә 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр көндезге «тынлык сәгате»н (бу вакытта җәмәгать тынычлыгын бозу тыела) кертү мөмкинлеге турында фикер алышканда халык ихтыяҗына таянырга кирәк. Мондый фикерне брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.
«Парламентарийларның бурычы – халык мәнфәгатьләрен чагылдыру. Әгәр җәмгыятьнең, безнең республикада яшәүчеләрнең мондый ихтыяҗы бар икән, димәк, ул канәгатьләндерелергә тиеш. Димәк, кешеләргә мондый мөмкинлекне тәэмин итү өчен дөрес закон формаларын табарга кирәк булачак», – дип билгеләп үтте Галимова.
«Татар-информ» ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тынлык сәгате»н билгели торган республика законына төзәтмәләр кертү белән шөгыльләнүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз