news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова Көнчыгыш икътисади форумының Татарстан өчен уңышлы дип бәяләнүен җиткерде

Республика Азия-Тын океан регионы илләрендәге партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә һәм бергә эшләү мөмкинлегенә ия булган яңа инвесторларны эзли.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Егор Никитин). Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумы (ВЭФ-2018) Татарстан өчен уңышлы булган. Республика күптәнге төбәк партнерлары белән хезмәттәшлеген үстергән, шулай ук үз икътисадына киләчәктә бергә эшләячәк яңа инвесторлар да тапкан. Бу хакта журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Форумда Татарстанны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук министрлык, ведомство һәм Татарстанның эре компания җитәкчеләре тәкъдим иткән.

Галимова журналистларның игътибарын республика җитәкчелегенең сөйләшүләр алып бару стиленең үзенчәлекле булуына юнәлтте. Бу төрле партнерлар белән яңа эшлекле элемтәләр булдырырга ярдәм итә.

“Президент, потенциаль инвесторлар белән очрашулар уздырганда, һәрвакыт республиканың киләчәктә бергә эшләячәк партнеры эшчәнлегенә караган тармак компанияләре җитәкчеләренең очрашуда булуын таләп итә”, - дип билгеләп үтте Лилия Галимова.

Ул форум вакытында Татарстан Президентының графигы тыгыз булуын да өстәде. Көнчыгыш икътисади форумының башлыча көнчыгыш төбәкләргә бәйле булуына карамастан, илнең Ерак Көнчыгыш төбәгенә кермәгән күпчелек субъектларыннан аермалы буларак, форумда Татарстанның үз стенды булган. Анда очрашулар узган һәм кайбер килешүләргә кул куелган. 

Монголия, КНР һәм башка илләрдәге партнерлар белән очрашудан тыш, кичә иртән Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның сәнәгать һәм сәүдә министры белән күрешеп сөйләшкән.

Сөйләшү нәтиҗәләре буенча, республикада уртак Татарстан-Һиндстан бизнес форумын уздыру турында килешү расланган, дип сөйләде Галимова.

“Гомумән алганда, Көнчыгыш икътисади форумы кысаларындагы эшне Татарстан өчен бик уңышлы дип бәялибез”, - дип тәмамлады Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100