Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова: Иннополиста ашыгыч ярдәм пункты төзү 2019 елгы планга кертелгән иде
ТР Президенты Иннополис университеты мөгаллиме үлеменнән соң ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе төзүне тизләтергә кушты.
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Иннополиста ашыгыч медицина ярдәме станциясен төзү җирле университетта белем бирүче 35 яшьлек укытучы белән килеп чыккан фаҗигале очракка кадәр үк 2019 ел планына кертелгән булган. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«Иннополиста ашыгыч ярдәм пункты ачу 2019 елгы планга кертелгән иде. Әлеге фаҗигале очрак Иннополиста шундый ярдәм оештыру кирәклеген чираттагы мәртәбә раслады», - диде Галимова. Ул мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Аның сүзләренчә, ТР Президенты Иннополис университеты мөгаллиме үлеменнән соң ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе төзүне тизләтергә кушкан.
Иннополис университетында укыткан 35 яшьлек мөгаллим 1 декабрьдә вафат булды.
Югары Ослан Үзәк район хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасы аның янына ике тапкыр килгән һәм икесендә дә табиблар ир-атка сырхауханәгә кереп ятарга кушкан. Пациент икенче очракта гына риза булган һәм аны Югары Ослан Үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. Диагностика үткәргәннән соң табиблар укытучыны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатырга карар кылган һәм биредә аның йөрәге тибүдән туктаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз