Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лилия Галимова Гарәп Әмирлекләрендәге форумда тәкъдим ителгән Aurus автомобилен күрсәтте
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узучы Халыкара инвестиция форумында (AIM Congress 2025) тәкъдим ителгән Татарстанда җитештерелгән Aurus лимузины сурәтләнгән видео урнаштырды.
Лимузин әлегә кара чехол белән капланган. «AURUS автомобиле Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Халыкара инвестиция форумында Татарстан стендында мактаулы урынны били», – дип язган Галимова.
AIMCongress 2025 форумы быелның 7-9 апрелендә Абу-Дабида уза. Әлеге форум - Якын Көнчыгыштагы иң зур инвестиция платформасы. Чара «Глобаль инвестицияләрнең киләчәген билгеләү: дөньяның баланслы яңа төзелеше юлында инвестицион ландшафтны глобальләштерүнең яңа дулкыны» дигән темага үтә.
Татарстан форумда аңа 2015 елда нигез салынганнан бирле катнаша. Кичә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бән Әхмәд Әл-Зәйуди белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз